Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Казаннан Чаллыга кадәр М-7 «Идел» федераль трассасын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Андрей Костюк катнашты. Мөхтәрәм кунаклар реконструкциядән соң М-7 трассасының өч участогын (Мәскәү — Уфа трассасының 856дан 888 км га кадәр) ачтылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан – Яр Чаллы автоюлын ремонтлау әлеге участокта куркынычсызлыкны арттырырга мөмкинлек биргән: «Элек монда юл һәлакәтләре күп була иде, әмма бүген ситуация сизелерлек үзгәрде. Бу – безнең республиканың иң төп трассасы. Ышанабыз, илнең, шул исәптән республиканың транспорт инфраструктурасы иң яхшыларның берсе булачак».

Юлның тантаналы ачылышына “КАМАЗ” ААҖ биш йөк машинасы, шул исәптән 1976 елда чыгарылган беренче модель – «КАМАЗ-5320» һәм «КАМАЗ-мастер» командасы автомобилен юллады.

Казаннан Чаллыга кадәр участокның гомуми озынлыгы 31 км булган автомобиль юлын реконструкцияләү 2014 елда башланды. М-7 трассасын Россия Көнбатыш районнарын Татарстан аша Удмуртия, Башкортстан, Урал, Себер һәм Казахстан бәйли. Татарстан чикләрендә юлның озынлыгы 430 км тәшкил итә. Төзекләндерүдән соң юлларның үткәрү мөмкинлеге тәүлегенә 18 меңнән 40 мең автомобильгә кадәр күтәрелер дип көтелә.

Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 13:24