Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Нур" яшьләр үзәгендә "Сәламәт принцип" профилактик чаралар комплексы проектына старт бирелде. Ул яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында 4 конкурс чарасы узачак:

1.  Интеллектуаль-танып белү уены «Көчле рух» (октябрь 2018 ел);

2.  “Сәламәт аккаунт” блогы (ноябрь-декабрь 2018 ел);

3.  Сәламәт яшәү рәвешен саклауга чакыручы листовкалар әзерләү конкурсы (2019 елның гыйнвары-март айлары);

4.  "Сәламәт бал” бию марафоны (2019 елның апрель-май айлары).

Әлеге уеннарны үткәрүнең төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора. Проектка старт «Көчле рух» интеллектуаль танып-белү уенына бирелде. Анда 23 команда алтышар кеше катнашты. Анда 8 мәктәп, 11 урта махсус уку йорты һәм 4 югары уку йорты тәкъдим ителде. Белем бирү процессы барышында балалар 13 спорт һәм интеллектуаль биремне үтәделәр.

Уен 3 этапта узды: мәктәп, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары укучылары командалары арасында.

Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

шәһәр мәктәпләре арасында

1 урын - «Адреналин» командасы (10 нчы мәктәп);

2 урын - СССР командасы (58 нче урта мәктәп);

3 урын - «Комета» командасы (40 нчы мәктәп);

4 урын - «Яңа буын» командасы (34 нче мәктәп);

5 урын – «МТС» командасы (25 нче урта мәктәп);

6 урын – «Экстрим» командасы (45 нче урта мәктәп);

7 урын – BTS командасы (41 нче мәктәп);

8 урын – «Вита» командасы (56 нчы мәктәп).

урта махсус уку йортлары арасында:

1 урын – «1873» командасы (КИУ НЧФ көллияте);

2 урын – «Спортики» командасы (НФ «ПовГАФКСиТ»);

3 урын –  «Юристлар» командасы (КИУ НЧФ көллияте);

4 урын – «Ласточка» командасы (КИУ НЧФ көллияте);

5 урын – «Коткаручылар» командасы (КамТЭК «ЧПОУ»);

6 урын - «Импульс» командасы (В. Д. Поташов исемендәге техник көллият);

7 урын – «Имею право» командасы (НЧФ КИУ көллияте);

8 урын – Позитив» командасы («КамСК Е. Н. Батенчук ис. »);

9 урын – «Стрела» командасы (КИУ НЧФ көллияте);

10 урын– Google командасы (КИУ НЧФ көллияте);

11 урын – «Кояш» волонтерлар отряды («Яр Чаллы медицина көллияте»).

Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 14:28