Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет, шулай ук Автозавод һәм Үзәк район администрацияләре хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре белән берлектә Җиңүнең 40 еллыгы һәм Раскольников урамнары буенча агач утыртуда катнаштылар. «Кама» һәм «48 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәләре 52 һәм 48 комплексларда миләш һәм алмагач, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре учреждение тирәли Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча 40 каен агачы утырттылар. Яр Чаллы проспекты буйлап Лента гипермаркеты каршында агачлар пәйда булды. КГАМТ студентлары, Комсомол районы ТИҮ һәм Комсомол районы администрациясе 40 каен утырттылар. Бер көн эчендә барлыгы 520 агач һәм куак утыртылды.

120 кешедән торган муниципаль предприятиеләр һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары Сөембикә проспектыннан яңа керү юлы буенча шәһәр администрациясе бинасы янында газоннар ясауда катнашты. Башкарма комитет хезмәткәрләреннән 40 кеше КАМАЗ-мастер урамындагы газоннарны тәртипкә китерү эшләренә чыкты.

«Вилюй-1» ТИҮ территориясен төзекләндерү эшләрендә актив шәһәрдәшләребез, 112 нче «Мозаика» балалар бакчасы һәм Тукай район үзәк хастаханәсе вәкилләре шөгыльләнде. «Бумажник» ТИҮ 17А/19, 17А/4, 17А/23 йорт территориясен яфраклардан һәм чүп-чардан чистартты. «Кызыл тау» һәм «Новый» ТИҮ дә йорт яны территорияләрен җыештырдылар.  

«Автозавод» ТИҮ Шишкин тыкрыгында яфрак һәм чүп-чарны җыештырды. «Өмет» территориаль иҗтимагый үзидарәсе мәктәп укучылары белән берлектә Яшь Ленинчылар бульварын рәткә китерделәр. «Киләчәкне төзибез» ИКсе янәшәсендәге территорияне яфраклардан һәм чүп-чардан чистартты. Агач һәм куаклар утырту оештырылды. 26 агач һәм 57 куак утыртылды. «Начало»  ҖЧҖ вәкилләре Муса Җәлил исемендәге паркны җыештырды. НЧТС объектларындагы җылылык челтәре территориясенең һәм сак зоналарының тирә-ягын җыештырды.  

«Волгопромгаз» ҖЧҖ үзләре янәшәсендәге территорияне яфраклардан һәм чүп-чардан чистартуны оештырды. 101 нче номерлы «Щелкунчик» балалар  бакчасы хезмәткәрләре газоннарны чистартуны, чәчәк түтәлләрен казуны, түбәләрне чистартуны, шулай ук яфракларны һәм чүп-чар чыгаруны оештырдылар.

21нче  мәктәп вәкилләре агач һәм куакларның санитар кисүен оештырдылар, газоннарны яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар. 10нчы мәктәп В. Высоцкий һәйкәле янын җыештырды. Төзекләндерү чараларында шулай ук «3 нче шәһәр балалар шифаханәсе», 107 нче «Салават күпере», 47 нче «Айгөл», 15 нче «Күбәләк», 25 нче «Әкият», 63 нче «Энҗе бөртеге», 23 нче «Нурчәчәк», 3 нче «Әллүки», 24 нче «Буратино» балалар бакчалары, «Титан» спорт мәктәбе, «15 нче балалар иҗат йорты» катнашты. Алар үз территорияләрен, шулай ук якын-тирәне җыештырдылар.

Шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерү чараларында барлыгы 8440 кеше, 549 оешма, 51 берәмлек техника катнашты. 248 га мәйдан көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистартылды, 1213 куб. м чүп чыгарылды. Көзге чорда шәһәр территориясендә 6450 агач һәм куак утыртылды.

Пәнҗешәмбе, 18 октябрь 2018, 14:09