Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «кунаклар»социаль-белем бирү проекты старт алды. Очрашулар «ачык диалог» форматында узачак. Проектның төп максаты – Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче яшьләрнең һәм халыкның профессиональ һәм шәхси сыйфатларын үстерү һәм камилләштерү өчен кирәкле шартлар тудыру.

Проектның беренче кунагы – «Голос» телепроектында катнашучы, ГИТИС Россия театр сәнгате университетын тәмамлаган, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар, фестивальләр лауреаты,  җырчы һәм актриса Язилә Мөхәммәтова булды. Кунак үзе, уңышлары турында сөйләде, җиңүләре серләре белән уртаклашты. Чарада мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәр халкы катнашты. Катнашучылар музыка һәм музыкантлар турында, төрле музыкаль конкурсларга әзерлек турында сораулар бирделәр, үзләрен кызыксындырган темага фикер алыштылар. Кунак кичәнең күңелле, дустанә атмосферасын билгеләп үтте.

Киләсе очрашу 23 октябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә узачак. Проектның кунагы - «Ключ» яшьләр театрының сәнгать җитәкчесе, режиссеры, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Софья Федекина. Очрашу кысаларында ул аудиториянең иң кыю сорауларына җавап бирәчәк һәм театр осталыгының нечкәлекләре турында сөйләячәк.

Шимбә, 20 октябрь 2018, 11:25