Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында республика хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясенең 9 айлык эшчәнлегенә йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы өчен чакырылыш нормасы 6,7%ка арткан: «Быелның көзендә республикада чакырылыш комиссияләренә якынча 18 мең егет чакырылырга тиеш. 2872 гражданин инде җибәрелгән, барлыгы 3500 кеше озатылырга тиеш».

1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш башланды. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты Яр Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районнары буенча бүлек башлыгы Рәшит Ильясов хәбәр иткәнчә, Чаллыдан бу көздә 338 егет хәрби хезмәткә китәчәк.

Көзге чакырылыш кампаниясе 2018 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә барлыгы 132 500 кеше хезмәткә чакырылачак.

Пәнҗешәмбе, 18 октябрь 2018, 08:01