Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе әгъзалары Башкарма комитет вәкилләре белән берлектә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм аны үстерү чаралары турында фикер алыштылар.Әлеге темага доклад белән икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Чаллыда 28 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты, шул исәптән 16 меңгә якын шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген алып бара. Шәһәр икътисадында мәшгуль КУЭ субъектлары өлеше 31,5% тәшкил итә.

Шәһәрдә «2017-2019 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең кече һәм урта эшмәкәрлегенә ярдәм күрсәт һәм үстерү» программасы гамәлгә ашырыла.

Программа эшчәнлекнең җиде төп юнәлеше буенча алып барыла. Беренче юнәлеш – кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын үстерү. Әлеге юнәлеш кысаларында 11 сәнәгать паркы үз эшчәнлеген алып бара.

2016 елдан сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентлары саны 11% ка артты һәм 312 оешма барлыкка килде. Хезмәткәрләр саны 22 % ка – 7489 кешегә күбәйде. Соңгы ике елда предприятиеләрнең товар әйләнеше һәм салым түләүләре 1,5 тапкыр артты.

Төзелгән соңгы паркларның берсе – Haier индустриаль паркы. Май аенда Россиядә кер юу машиналары заводының беренче ташын салу тантанасы булды, аның гомуми күләме 1 млрд доллар  һәм биредә 5 мең эш урыны исәпләнә.

Программаның икенче юнәлеше – җитештерүне технологик яктан яңадан коралландыруга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итү. Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан 2017 елда 28 Чаллы компаниясенә гомуми суммасы 100 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде. 2018 елның 9 аена шәһәрнең җиде предприятиесе 48 млн сумнан артык поручительлек ярдәме алды.

2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан түбәндәге ярдәм программалары гамәлгә ашырылды: җайланмалар лизингын үстерү; социаль эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү; кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының «Лизинг-грант» чыгымнарын субсидияләү; микрозаймнар фонды аша елга  8% белән 1 млн. сумга кадәр ташламалы кредит бирү программасы.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында бөтенләй яңа продукт – идарәче компанияләрнең, индустриаль паркларның, сәнәгать мәйданчыкларының һәм аларның резидентларының кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарын субсидияләү программасы эшли башлады.

Эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе –«КУП корпорациясе»  эшләтеп җибәргән «Бизнес-навигатор» (сайт www.smbn.ru). Навигатор эшмәкәрләргә үз эшләрен ачу, продукция һәм хезмәт күрсәтү, аңа финанс һәм мөлкәти ярдәм күрсәтү өчен перспективалы мәйданчыклар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Шулай ук дәүләт катнашында эре компанияләрнең сатып алу турындагы тәкъдимнәр базасына керү мөмкинлеге дә каралган. «КУП корпорациясе» АҖ порталының бушлай хезмәтеннән 500дән артык Чаллы эшмәкәре файдаланды инде», - дип билгеләп үтте Гүзәл Гыйләҗева, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең тагын дүрт юнәлеше турында сөйләгәндә.

Депутатлар тагын берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар, шулай ук үзләренең комиссия секретарен сайладылар. Ул урынга Михаил Левашов билгеләнде. 

Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 17:09