Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 октябрьдә Татарстан Республикасында «Синергия» университеты белән берлектә оештырылган «Перезагрузка» бизнес-форумы узачак. Көн дәвамында анда танылган персоналлар һәм уңышлы эшмәкәрләр чыгыш ясаячак, алар үз бизнесларын булдыру һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Форум спикерлары: стратегик маркетинг буенча халыкара белгеч Гарретт Джонстон, «Матч ТВ» генераль продюсеры, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Тина Канделаки, Россиядә иң титуллы бизнес-тренер Радислав Гандапас һәм башкалар.

Бизнес-форум Казанда Татнефть-Аренада узачак. Башлана 10:00 сәгатьтә. Аны карау өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Чаллы ИТ-паркында чараның турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. Катнашу өчен шулай ук теркәлү сорала. Хәзерге вакытта 350 гә якын чаллылы катнашырга теләк белдерде.

Чәршәмбе, 24 октябрь 2018, 10:08