Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ноябрь аенда Казан үзенең өч миллионынчы туристын каршы алырга ниятли. Анда шәһәргә килергә планлаштырган һәр кеше катнашырга мөмкин. Моның өчен 29 октябрьгә кадәр сайтта (http://3million-tourist-kzn.ru) анкета тутырырга кирәк.

Казан шәһәренең туризмын үстерү комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары һәм кунакчыллык индустриясе вәкилләре катнашында очраклы саннар генераторы ярдәмендә бәхетле була торган барлык гаризалардан сайлап алыначак.

Юбилей туристы өчен махсус бәйрәм акциясе әзерлиләр. Программада вертолет, катер, атларда йөрү, түләүсез яшәү һәм башкалар бар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр җиңүче гаиләсе белән килә икән, бәйрәм чараларында гаиләнең барлык әгъзалары өчен дә катнашу каралган.

2017 елда Казан Booking.com халыкара челтәр версиясе буенча Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип танылды, 2018 елда безнең республика башкаласы шәһәр хуҗалыгын яхшырту максатларында инновацияләр кертү һәм идарә итүдә ирешкән уңышлары өчен шәһәрләргә тапшырыла торган дәрәҗәле һәм масштаблы Ли Куан Ю – халыкара бүләккә махсус номинациягә лаек булды.  2018 елда Казан елына өч миллионнан артык турист кабул итүче Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Владивостоктан соң Россиядә шәһәрләр бишлегенә керә.

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 09:11