Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шатлык» яшьләр үзәгендә ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланган «Дуслык җырын яшьләр җырлый» дигән танып-белү программасы узды. Уен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телевизион тапшыруы форматында узды. Анда тугыз мәктәптән укучылар командасы, шул исәптән педагогларның җыелма командасы да катнашты. Уен барышында командалар телдән, музыкаль сорауларга, шулай ук видео-сорауларга җавап бирделәр.

Чара нәтиҗәләре буенча 1 урынга 17 нче мәктәп укучылары лаек булды. 2 урында – 40 нчы мәктәп, 3 урын – 54 нче гимназия командалары.

Пәнҗешәмбе, 18 октябрь 2018, 14:28