Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра. Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә акча түләнү турында вәгъдә итә. Шулай ук гаризаны тиз арада — 1 ноябрьгә кадәр шәхсән Пенсия фонды органнарында тапшырырга кирәклеге турында искәртә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсионерларга бернинди өстәмә түләү дә көтелмәве турында кисәтә. Әлеге хәбәрләрнең мошенниклар тарафыннан җибәрелүен искәртә.

Агымдагы елда гражданнарга пенсия тулы күләмдә индексацияләнде, шуңа күрә агымдагы елда өстәмә түләү өчен нигез юк.

Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.


Пәнҗешәмбе, 18 октябрь 2018, 15:28