Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Мэриядә 2017 ел өчен милек салымнарын түләү сроклары турында тагын бер каҗ искәртү өчен шәһәрнең алдынгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен җыйдылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирина Сәгыйдуллина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта автокала халкына почта хезмәтләре тарафыннан 223 мең уведомление җибәрелгән. Аларны җибәрү 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе, автокала халкына 2017 ел өчен милек салымнарын физик затларга 2018 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеге турында искә төшерә. 1 декабрь ял көненә туры килгәнлектән, милек салымнарын түләүнең иң соңгы срогы – 3 декабрьдә.

«Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисыннан файдаланучыларга аларны электрон рәвештә җибәрәчәкләр, салым түләүчеләрнең калган өлешенә почта аша хәбәр киләчәк. Конверт тышына «Россия Федераль салым хезмәте» дип язылачак. Шулай ук почта аша салым уведомлениеләренең электрон ысулыннан баш тартучы мәгълүматны «Шәхси кабинет» аша алачак

Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 11:43