Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сентябрь башыннан Яр Чаллыда идарә компанияләре, сәүдә предприятиеләре, ягулык салу станцияләре, гараж кооперативлары, автостоянкалар, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, ТИҮләр тарафыннан шәһәр территорияләрен чистарту буенча чаралар старт алды. Һәр атна саен шәһәрнең барлык районнарында газоннарны рәткә китерү (Җиңүнең 40 еллыгы, Татарстан урамнарында), территорияне яфраклардан һәм чүп-чардан чистарту, агач һәм куаклардан санитар кисү, чәчәк түтәлләрен казу, тукталыш комплексларындагы игъланнарны бетерү, агачлар һәм куаклар утырту кебек чаралар үтә.

Автозавод районы территориясендә өмә вакытында җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыруның биш урыны ачыкланган. 3,7 га мәйданда чүплекләр юк ителде.

Әлеге чараларда 290 кеше катнашты, биш берәмлек техника җәлеп ителде, 89 куб.метр яфрак һәм чүп-чар чыгарылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллыда гомумшәһәр өмәсе 20 октябрьдә узачак. Анда 5 меңнән артык шәһәрдәшләребез катнашыр дип планлаштырыла.

Җомга, 19 октябрь 2018, 09:08