Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә Казанның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында ТР КВН лигасының ярымфиналы узды. Финалга чыгу өчен алты команда көрәште, аларның өчесе Чаллыдан: «Черепаха Торпеда», «Марат» һәм «Бим бам бом» КФУның Яр  Чаллы институты командасы.

Командалар өч конкурста уйнадылар: сәламләү, видео-блоглар һәм музыкаль номер. Уен нәтиҗәләре буенча финалга Чаллы дәүләт педагогия университетының «Марат» командасы чыкты.

Ярымфинал уенын ТР КВН жюриеның алыштыргысыз рәисе Георгий Гатауллин, КВН Халыкара союз Югары лигасының элеккеге мөхәррире, сценарист, телетапшырулар алып баручы, режиссер һәм уртак эшчәнлек буенча ТР КВН консультанты Михаил Марфин, ТНВ каналында «Татар ашлары серләре» кулинария тамашасын алып баручы Руслан Шәрәфетдинов, «Волга-Волга» ВИА сәнгать җитәкчесе Антон Салакаев, «Дүрт Татар» КВН командасы составында КВН югары лигасы вице-чемпионы Дмитрий Черных, «Нәфис» компанияләр төркеме PR-директоры Айгөл Мирзаянова бәяләде.

Җомга, 19 октябрь 2018, 09:43