Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Турникетларсыз атна» федераль проекты кысаларында шәһәрдә дүртенче тапкыр «Чаллыда эшлә» дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уза. Программа Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларына экскурсияләр, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирү тестларын үз эченә ала.

«Минем Чаллы» төркемендә укучыларның кайсы предприятиедә булырга теләүләрен белү өчен сораштыру үткәрелгән. Сораштыру лидерлары арасында «Челны Холод», ИТ-парк, «Акульчев», «КАМАЗ-Мастер» предприятиеләр һәм шәһәр мэриясе бар.

«Ышаныч» комплекслы социаль-ярдәм үзәге җинаять-башкару инспекциясе белгечләре белән берлектә үз карамагындагы балалар өчен ИТ-паркка һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.

Үзенчәлекле һәм стильле интерьерлы заманча бина экскурсантларны таң калдырды. Балаларга әлеге уникаль мәйданчык эше турында сөйләделәр. Яшүсмерләргә үз сайтыңны булдыру буенча мастер-класс үткәрелде.

Экскурсиядә балаларга югары технологияләр өлкәсе белән танышу мөмкинлеге булды. Аларның сүзләренә караганда, биредә үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар һәм аны технология үсешендә кулланачаклар.

Җомга, 19 октябрь 2018, 10:05