Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Корпорация «МСП» АҖ һәм «МСП Банк» АҖ моношәһәрләр территориясендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен кредит-гарантия продуктлары тәкъдим итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елның июль һәм август айларында кредит продуктларына үзгәрешләр кертелде, кызыксындыру программасын куллану өлкәләре киңәйтелде, кредитларны рефинанслау максатына кредит акчаларын файдалану мөмкинлеге бирелде, яңа эш башлаучы эшмәкәрләр өчен яңа махсус продукт – «Моношәһәрләрне үстерү – микрокредит» һәм башкалар расланды.

Моннан тыш, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерцияле булмаган оешмасында бердәм кредит бирү үзәге эшли башлады. Ул кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бурычка акча җәлеп итүдә ярдәм күрсәтә.

Эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары турында тулырак мәгълүмат  «Корпорация «МСП» АҖ һәм «МСП Банк» АҖ сайтларында урнаштырылган. 

Җомга, 19 октябрь 2018, 10:05