Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Яр Чаллы политехника көллияте» белгечләре «Керү зонасында» форум-театры үткәрде. Чара ел саен уздырыла торган «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен»шәһәр акциясенең наркотикларга каршы профилактик чаралары шәһәр конкурсы кысаларында узды. Аның экспертлары буларак 4нче балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы,полиция полковнигы Галина Александрова, шәһәр наркология диспансеры яшүсмерләр кабинеты табиб-психотерапевты Сергей Рогожников катнашты. Тамашачыларга өч эпизодтан торган «Минем дустым-наркоман» мини-спектакле күрсәтелде.

Шунысы игътибарга лаек, тамашачыларның үзләренә сәхнәдә булу һәм проблеманы хәл итүнең үз вариантларын күрсәтү мөмкинлеге бар иде. Импровизация барышында балалар белән «Оптималь баш тарту алгоритмы» (Мин-хәбәр+баш тарту+ дәлил+ каршы тәкъдим) социаль күнекмәләре үтәлде.

«Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» шәһәр акциясе кысаларында тагын бер чараны «Яшүсмер» яшүсмерләр клубы белгече үткәрде. «Рәсем сәнгате шедеврларының чагылышы» дип аталган уен, укучыларны сынлы сәнгатьнең төп жанрлары, бөек сәнгать осталарының исемнәре һәм аларның эшләре белән таныштырды. Шулай ук командалар өчен аркан тарту, шарларда йөгерү, кроссвордлар чишү һәм башка бәйгеләр оештырылды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Текә йолдызлар» кызлар командасы,  2 урынны «Кемдер», 3 урынны «Дуслык» командалары яулады. Барлык уенчылар да татлы бүләкләр алдылар һәм фотосессиядә катнаштылар.

Җомга, 19 октябрь 2018, 13:27