Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Перспектива” ресурс үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә “Коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең төп аспектлары”мәгълүмати-гамәли семинары узды.

Семинарда Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарының коммерциячел булмаган оешма вәкилләре катнашты. Чарада коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең хокукый һәм финанс аспектлары, максатчан төркемнәр белән эшләү, әлеге оешмаларның проект эшчәнлеге, социаль инвестицияләр һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, “Закал”  инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов билгеләп үткәнчә, коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең мөһим элементы бизнес белән хезмәттәшлек итү, шундый партнерлыкны системалы рәвештә формалаштыру мөһим. Мондый очрашулар атна саен дәвам итәчәк.

Җомга, 19 октябрь 2018, 13:42