Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фәһимә Гайнетдин кызы Гайнетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова, Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов котлады. Фәһимә Гайнетдин кызы Тукай районының Калмаш авылында туа. Урта мәктәпнең алты сыйныфын тәмамлый. 1941 елда Элеватор предприятиесендә төрле эшләрдә хезмәт куя. 1957 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Нәгыймулла Сәлах улы Сәлаховка кияүгә чыга. 1971-1974 елларда Яр Чаллы Шәһәр Советы депутаты була. Лаеклы ялга чыкканчы «Чаллы элеваторы» предприятиесендә эшли. Фәһимә Гайнетдинова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары  белән бүләкләнгән.

Җомга, 19 октябрь 2018, 16:40