Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Этюд балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шахмат һәм рус шашкалары буенча Яр Чаллы шәһәре Мэры Кубогына шәһәр чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Турнирларга 30дан артык шахмат һәм шашка остасы чыкты.

Ир - атлар арасында шахмат турнирында Ринат Әглиуллин, хатын-кызлар арасында Наилә Гарифҗанова җиңү яулады. Егетләр арасында шахмат турнирында Илья Фадеев, хатын-кызлар арасыннан Алинә Федяева җиңде (шул ук вакытта абсолют зачетны да җиңеп). Ренат Мусин ирләр арасында шашка буенча шәһәр чемпионатында җиңде, хатын-кызлар арасында Татьяна Яковлева беренчелекне яулады. Дмитрий Богданов шашка буенча егетләр турнирында иң көчлесе дип табылды, кызлар арасында Валерия Залицкая җиңде.

Команда зачетында Үзәк районы җыелма командасы җиңде.

Җомга, 19 октябрь 2018, 17:01