Сишәмбе, 27 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча гомумшәһәр өмәсе узды. Территорияләрне җыештыру, шулай ук агачлар утырту эшендә автокаланың Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре көче белән Беляев проспектында, Эчке эшләр идарәсе бинасы каршында 20дән артык чыршы барлыкка килде. 

 Шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык 1 октябрьдә старт алды. Һәр атна саен шәһәрнең барлык районнарында газоннарны(Җиңүнең 40 еллыгы, Татарстан урамнарында) рәткә китерү, яфраклардан һәм чүп-чардан территорияне җыештыру, агачлар һәм куаклар утырту, чәчәк түтәлләрен яңадан казу, тукталыш комплексларын белдерүләрдән чистарту, объектларны юу эшләре алып барылды.

Шимбә, 20 октябрь 2018, 11:03