Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 октябрьдә гомумшәһәр өмәсе кысаларында шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү чараларында 32600 кеше, 1317 оешма, 210 берәмлек техника катнашты. 511 гектар мәйдан көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистартылган, 1732 кубометр чүп чыгарылган. 1343 агач һәм куак утыртылган.Өмәләр автокаланың барлык районнарында узды.

«КАМАЗ» ГАҖ (1150 кешедән артык), «Горсвет», «Чаллы җылылык челтәрләре», «Чаллы электр челтәрләре», «Форд Соллерс Холдинг», 3,5,9 номерлы хастаханәләр (700 дән артык кеше), уку оешмалары, балалар бакчалары, мәдәният һәм спорт учреждениеләре (4280 кеше), идарәче компанияләр (1700 дән артык кеше), территориаль-иҗтимагый үзидарә хезмәткәрләре һәм микрорайоннарда яшәүчеләр газоннарны яфрактан чистарттылар, 85 га территориядә чүп-чар җыю һәм газоннарны рәткә китерү эшләрен башкардылар.

Район администрацияләре тарафыннан беркетелеп, проспектлар буенча җәмәгать территорияләренең яфракларын һәм чүп-чарын санитар чистарту, җыю оештырылган:Яшьлек, Татарстан, Ш. Усманов, Җиңүнең 40 еллыгы, Автозавод. Бульварлар: Цветочный, Домостроителей, Шишкин, Яшь Ленинчылар; 27, 50, 54 комплексларның скверларында санитар чистарту, яфраклар һәм чүп-чар җыю оештырылган. «ПАД» махсуслаштырылган техника белән сәнәгать урамында җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урыны юк ителде, 35 куб.м чүп чыгарылган.

Сидоровка бистәсендәге Парк территориясендә шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов җитәкчелегендә 103 кеше күләмендә «Профит» компанияләр төркемехезмәткәрләре өмә үткәрделәр.

Автозавод районы администрациясе хезмәткәрләре Татарстан урамы буенча газон җыештырдылар. Башкарма комитет, Комсомол районы һәм «Комсомольский» ИК хезмәткәрләре Чаллы проспекты буенча 30 алмагач утыртуда катнаштылар. "Киләчәк төзибез» ИК ҖЧҖ 20 комплекста агач утыртты. Санитар-экологик айлык кысаларында 3200 гектар җир яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылган, 8275 кубометр көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чыгарылган. Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча Һади Такташ, Татарстан 5,6 га мәйданда газон ремонтланган 7840 агач һәм куак утыртылган. 29,2 мең кв.м чәчәк түтәлләре чистартылган һәм казылган, 112 кг чәчәк культуралары орлыгы җыелган. 1536 куб. м ком әзерләнде, чәчәк түтәлләре урнаштыру өчен 150 куб.м грунт китерелде. 7,5 мең агач һәм 27,5 мең куак санитар киселгән. 

Шимбә, 20 октябрь 2018, 13:25