Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөтенроссия лицеистлар көнен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмдә 78нче лицейның ике гасырлык тарихы белән гадәттәгечә Пушкин балы үткәрә. Бу юлы ул «КАМАЗ» мәдәният сараенда узды. Бәйрәмдә XIX гасыр Россия патшалыгының романтик атмосферасы хөкем сөрде. Чор мәдәниятен яңартырга биюләр ярдәм итте: полонез, менуэт, полька, вальс-гавот, мазурка һәм әлбәттә, вальс.

Музыкаль номерлардан театраль тамаша – дивертисмент һәм бию-котильон уены – кызлар һәм егетләрнең традицион күңел ачу чарасы, рус балларының иң яхшы традицияләрендә башкарылды.

Вальс түгәрәгендә 62 пар лицеист биеде. Пушкин исемендәге лицейның кайбер укучылары балда беренче тапкыр булдылар. Тантаналы чарада лицейист итеп кабул итү узды.

Алтынчы сыйныф укучылары «Золушка»спектаклен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм чарасын оештыру һәм үткәрү эшенә 78 нче лицейның 972 укучысы җәлеп ителде.

Җомга, 19 октябрь 2018, 17:57