Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә көзге  яшь галимнәр мәктәбе үтте. Яшьләр арасында фәнни эшчәнлекне популярлаштыруга юнәлдерелгән чарада шәһәрнең 80нән артык студенты катнашты. Мәктәпне яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов, «Яр Чаллы шәһәренең яшь галимнәре, студентлар һәм аспирантлары» яшьләр оешмасы рәисе Елена Рассолова һәм «Нур» яшьләр үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Анна Кузнецова ачып җибәрделәр.

Программа берничә блоктан торды. Беренче блок команда оештыру күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелде, икенче блок мастер-класслардан торды, өченче блок «Фикер алышу» блогы, аның кысаларында яңа белемнәр һәм идеяләр буенча фикер алышу оештырылды.

Шимбә, 20 октябрь 2018, 15:00