Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Олимпия резервының 11нче махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә волейбол буенча ярышлар узды. Спорт чарасы хезмәт ияләренең «Спортлы Чаллы-2018» спартакиадасы кысаларында Комсомол районы территориясендә урнашкан предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр командалары арасында узды. Ярышларда сигез команда катнашты.

Ярышларның нәтиҗәләре: 1 урын – «Генерирующая компания» ААҖ филиалы Түбән Кама ГЭСы, 2 урын - 11нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе. 3 урын – 32 нче «Чайка» һәм 113 нче «Непоседа» балалар бакчалары командалары. Призлы урыннарны алган командалар Комсомол районы администрациясе дипломнары белән бүләкләнделәр. Ярышларның иң яхшы уенчысы дипломына Максим Фролов лаек булды.

Шимбә, 20 октябрь 2018, 17:04