Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы ДОСААФның Чаллы автомәктәбендә шәһәр ярышларының район этабы узды, анда Комсомол районы мәктәпләре һәм көллиятләрендә белем алучылар көч сынашты. Ярыш кысаларында катнашучылар ак-74м автоматы сүтеп-җыю, автоматтан ату буенча команда эстафетасында катнаштылар.«Россиянең мылтык осталары һәм ату кораллары» тесты сорауларына җавап бирделәр.

6-7 сыйныфлар арасында команда беренчелегендә җиңүчеләр: 1 урын – 2нче гимназия, 2 урын – 3нче мәктәп. 8-9 сыйныфлар арасында призерлар: 1 урын – 4 нче мәктәп, 2 урын – 5 нче мәктәп, 3 урын - 7 нче мәктәп. Урта махсус уку йортлары һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында 1 һәм 3 нче урыннарны «Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте» командалары яулады. 2 урынны 2нче гимназия командасы алды.

Ярыш Россиянең легендар корал йөртүчеләре истәлеген саклап калу, гомуми белем бирү мәктәпләре базасында хәрби-патриотик клублар эшчәнлеген активлаштыру һәм укучыларны корал белән эшләргә әзерләү буенча нәтиҗәлелек дәрәҗәсен билгеләү максатыннан оештырылды.

Шимбә, 20 октябрь 2018, 14:23