Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы педагогия көллияте белгечләре "Наркотикларсыз киләчәккә" шигаре астында “Тормыш стиле-2018” спорт бәйрәме үткәрделәр. Чара ел саен уздырыла торган «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» шәһәр акциясенең наркотикларга каршы профилактик чаралары конкурсы кысаларында узды. Мәктәпкәчә белем бирү бүлегендә белем алучы беренче курс студентларының өч командасы сигез турдан торган спорт эстафетасында көч сынашты. Һәр эстафетада җыелган очколар саны буенча җиңүче билгеләнде. Призлы урыннар алган командалар грамота һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

«Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» акциясе кысаларында тагын бер спорт эстафетасы 48 нче мәктәптә «Кама техник-икътисадый көллияте»белгечләре тарафыннан үткәрелде.

«Спортландия» илендә әкияти эстафеталар»ны «Спутник» яшүсмерләр клубы педагоглары оештырды. Анда алты кешедән торган ике команда катнашты. Уен кысаларында шулай ук викторина узды. Эстафетада җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар белән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 22 октябрь 2018, 11:03