Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Олимпийский” олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Саранскида йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә чыгыш ясады. Чаллы йөзүчеләре җиде кешедән торган Татарстан Республикасы җыелма командасы составында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ирина Приходько бөтен мактау пьедесталын яулады. Спортчы 100, 200 метрга аркада, 4х50 метрга эстафетада комплекслы йөзү буенча беренче урынны алды, ирекле стиль белән 200 метрга катнаш эстафетада икенче урынны, комплекслы стильдә 400 метрга йөзү буенча өченче урынны яулады.

Шулай ук иң яхшы нәтиҗәләрне Глеб Карасев күрсәтте: 1 урын – ирекле стильдә 4х50 эстафета, 2 урын - ирекле стильдә 4х50 катнаш эстафета, 4х50 комплекслы стильдә эстафета. Николай Соколов: 2 урын – 400 метрга комплекслы йөзү, 3 урын – 200 метрга комплекслы йөзү. Софья Алексеева: 2 урын - ирекле стиль белән 4х50. Елизавета Артемьева: 3 урын – 400 метрга комплекслы стиль белән йөзүдә. Никита Дружинин: 200 метрга брасс белән йөзүдә 2 урын, шулай ук 50 һәм 100метрга брасс белән йөзүдә 3 урынга чыкты.

Дүшәмбе, 22 октябрь 2018, 13:51