Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда дүртенче тапкыр "Чаллыда эшлә!” акциясе уза. Ул "Турникетларсыз атна” Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Бу юлы акциядә шәһәрнең 30 предприятиесе актив катнашты. Шул уңайдан КАМАЗ заводларына гына да 14 экскурсия оештырылды. Барлыгы 33 чара узды, анда шәһәрнең 24 гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм студентлары катнашты.

Ел саен бюджет өлкәсе учреждениеләре һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре белән аеруча кызыксыналар: 3нче шәһәр хастаханәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе һәм башкалар. Акциядә беренче тапкыр 7 нче шәһәр хастаханәсе, «Лента» һәм «Эссен» гипермаркетлары, шәһәрнең эпидемиология һәм гигиена үзәге, 54 нче янгын бүлеге, «Глагол» типографиясе һәм «Технотрон «ПТФК» АҖ катнашты. Ел саен «ТНТ – Эфир» телекомпаниясе,«Танар» гаилә клиникасы һәм  «Жилкомсервис «ПКФ» ҖЧҖ үзләрендә мәктәп укучыларын бик теләп каршы алалар.

Чарада катнашучылар арасында дегустация һәм үз кулларың белән нидер эшләү мөмкинлеге дә зур популярлык казанды. Көзге акциядә барлыгы 2194 бала, студент, педагог, ата-аналар һәм предприятие хезмәткәрләре катнашты.

Дүшәмбе, 22 октябрь 2018, 14:17