Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Лидия Дмитриевна Семенова, Клара Архиповна Жданова һәм Салиха Гобәйдулла кызы Мостафина юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар барысы да Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре.

Клара Архиповна Киров өлкәсенең Булатовцы авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәпне, аннан Амутнинск шәһәрендә педагогия училищесын тәмамлый. Сугыш вакытында йон эрли, фронтка җибәрү өчен җылы оекбашлар бәйли. Сугыштан соң туган авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы, соңрак Киров өлкәсенең Унинск районында Пионерлар йорты директоры булып эшли. 1956 елда Клара Архиповна кияүгә чыга. Гаиләдә уллары һәм кызлары туа. Яр Чаллыга 2013 елда күчеп килә. Оныгы һәм оныкчыгы бар.

Салиха Гобәйдулла кызы Башкорт АССРның Коварда авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 4 сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында агач әзерләүдә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга. Гаиләләрендә 9 бала туа. 1991 елда ире вафатыннан соң Яр Чаллыга күченеп килә. Хәзерге вакытта ул кызы белән яши.

Лидия Дмитриевна ТАССРның Куйбышев районы Кызыл тау авылында күп балалы крестьяннар гаиләсендә туа. Туган авылында 4 сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында Казан янында агач әзерләүдә эшли. 1955 елда кияүгә чыга. 1990 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Кызы һәм оныклары бар.

Юбилярлар «1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Аларны РФпрезиденты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова һәм район ветераннар Советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Дүшәмбе, 22 октябрь 2018, 15:04