Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Күңел җылысын бүләк ит» акциясе ахырына якынлаша. «Нур» яшьләр үзәге базасында 1 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр җылы әйберләр һәм аяк киемнәре җыю оештырылды. Җыелган әйберләрне мохтаҗларга тапшыру 27 һәм 28 октябрьдә 14:00дән 17:00гә кадәр башкарыла.

Акциянең оештыручысы – Яр Чаллы Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәмендә «Шәмәхә НЕОН» иҗтимагый оешмасы һәм «Нур» яшьләр үзәге.

Акция күп балалы гаиләләргә, ялгыз аналарга, инвалидларга, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мохтаҗ булган башка категория гражданнарга ярдәм йөзеннән үткәрелә.

Дүшәмбе, 22 октябрь 2018, 16:16