Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Алабуга муниципаль районы башлыгы призына бокс буенча XVI Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда автокаланың “Төзүче" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Спортчылар көмеш һәм бронза медальләр яуладылар.

Эмиль Ибраһимов 54 кг авырлык категориясендә турнирда 2 нче урынны алды. Владислав Камышов (37 кг авырлык категориясендә), Рәмзис Зыйкаев (40 кг авырлык категориясендә), Фәрит Бикаев (50 кг авырлык категориясендә), Никита Маклаков (37 кг авырлык категориясендә), Альберт Әхмәтшин (46 кг авырлык категориясендә), Эмиль Хәмәдиев (57 кг авырлык категориясендә), Денис Китаев (65 кг авырлык категориясендә), Артур Санников (54 кг авырлык категориясендә), Руслан Галушкин (60 кг авырлык категориясендә) 3нче урынны яуладылар.

Сишәмбе, 23 октябрь 2018, 08:00