Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Агымдагы елның 3 апреленнән күп фатирлы йортларның милекчеләренә идарәче компанияләр катнашыннан башка коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында турыдан-туры килешүләр төзергә мөмкинлек бирүче закон үз көченә керде. Хәзер шәһәр халкы сайлау хокукына ия: барысын да ничек бар шулай калдыра ала, бу очракта, ут, газ, су һәм җылылык өчен түләүне  идарәче компания дәвам итәчәк яки халык бергә җыелып, гомуми җыелышта турыдан-туры килешүләргә күчү турында карар кабул итәргә хокуклы.

"Идарәче компанияләр милекчеләрнең гомуми җыелышларын уздыра башладылар. Аларда мондый мөмкинлек бар. Яки турыдан-туры килешү төзү. Ул халыкның бурычы һәм хокукы. Идарәче компанияләр өчен бу отышлы. Алар коммуналь хезмәтләр өчен акча җыюдан читкә китә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар үз акчаларын үзләре җыячак. Халыкның  акчаларын кирәкле оешмага күчермичә, алардан үз максатларына файдалана торган намуссыз идарәче компанияләр булуы сер түгел», – дип аңлатты  шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Кондрабаева.

Яңа закон буенча, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең дә фатир милекчеләре белән турыдан-туры исәп-хисап форматына мөстәкыйль рәвештә күчәргә хокукы бар. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның түләү буенча билгеле бер идарәче компания белән проблемалары бар икән, бу мөмкин хәл.

Хәзерге вакытта чаллылыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 795 млн сум тәшкил итә. Гомумән алганда, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю 99,8% тәшкил итә.

Сишәмбе, 23 октябрь 2018, 10:45