Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чулман һәм Яшьлек проспектлары киселешендә ремонт эшләре башкарылды. Участокта юл полосасы киңәйтелде. Бу әлеге участоктагы борылышны курыкмыйча үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул хакта матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

"Хәзер Чулман ягыннан Яшьлек проспектына килеп җиткән автомобильчеләр юл чатында иркенләп борыла ала. Элек бу урын бер никадәр уңайсызлыклар тудырды, анда урын шактый тар иде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә исәпкә алынды. Үзегез бу тыкрыктан үтеп, барысын да тикшереп карый аласыз", – диде Илья Зуев.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк чаллылылар шәһәр администрациясенә әлеге юл читендә борылу уңайсызлыгы турында шикаять белән мөрәҗәгать иткән иде.

Чәршәмбе, 24 октябрь 2018, 09:05