Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасында – «Лизинг-грант»та катнаша. Матбугат конференциясендә ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының төбәк вәкиле Данил Петров сөйләгәнчә, 2017 елда Чаллы эшмәкәрлек программасы буенча 60 млн сум акча алган. Статистика буенча, автокаладан бирелгән һәр икенче гариза ота.

Субсидияләрне җитештерү җиһазларына яки җитештерү процессы өчен кирәкле техникага алырга мөмкин. Данил Петров сөйләвенчә, программадан чыгып, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ике категориягә бүленә: яңа эш башлаган эшмәкәрләр, бер елдан кимрәк теркәлгән кешеләр һәм теркәлү срогы елдан артык булган кешеләр. «Яңа гына эшли башлаган эшмәкәрләр өчен дәүләт лизинг килешүе суммасының 45%ы күләмендә җиһазлар сатып алуга субсидия бирә, әмма ул 1 млн сумнан артырга тиеш түгел. Гамәлдәге эшмәкәрләр лизинг килешүе суммасының 30%ын субсидия итеп ала, әмма ул 3 млн сумнан да артык булырга тиеш түгел», – дип сөйләде Данил Петров.

Конкурста катнашу процедурасы турында бөтен мәгълүматны ТР Икътисад министрлыгы  сайтында табарга мөмкин. Кирәкле барлык документларны шулай ук Чаллы шәһәренең рәсми сайтында табырга мөмкин.

Сишәмбе, 23 октябрь 2018, 10:53