Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Капиталь ремонттан соң балалар һәм яшүсмерләр өчен яңартылган “Асылташ” социаль приюты үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасы аның 17 еллыгына багышланган иде. Шул уңайдан биредә тәрбияләнүчеләр һәм приют коллективы зур бәйрәм оештырдылар. Балалар бәйрәм кунакларын үзләренең чыгышлары – шигырьләр, җыр-биюләре белән сөендерде. Приютта тәрбияләнүчеләр өчен искиткеч сабын куыклары тамашасы оештырылды. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, приютның эчендә бизәү эшләре башкарылган: стеналар буялган, түшәм һәм линолеум яңартылган, яңа ишекләр, душ кабиналары урнаштырылган. Коридорларда, кер юу бүлмәләрендә ремонт ясалган. Хәзерге вакытта балаларның сәламәтлекләрен ныгыта торган тоз бүлмәсендә ремонт эшләре ахырына якынлаша.

Сишәмбе, 23 октябрь 2018, 13:31