Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

НТВ телекомпаниясе «Син супер!» проектында катнашу буенча кастинг игълан итә. Анда балалар йортларында, тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрендә, шулай ук катлаулы гаилә хәле нәтиҗәсендә интернат мәктәпләрдә тәрбияләнүче талантлы балалар катнаша ала. Проектка Россия, БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар чакырыла. Чарада7 яшьтән 18 яшькәчә булган балалар катнаша алачак.

Проектта катнашу – үзеңне киң аудиториягә таныту, илнең иң яхшы педагоглары белән эшләү, онытылмас тәэсирләр алу, яңа дуслар табу һәм үз кумирларың белән танышу мөмкинлеген бирә.

Катнашучылар читтән торып кастинг вакытында сайлап алыначак. Алга таба конкурс Мәскәүдә узачак. Гаризалар 2018 елның 20 ноябренә кадәр www.ntv.ru сайтында кабул ителә.

Юл йөрү, балаларны һәм аларны озатып йөрүчеләрнеяшәтү һәм тукландыру буенчабарлык чыгымнар НТВ телеканалы хисабына. Уку елы вакытында балалар белән гомуми белем бирү программасы буенча дәресләр оештырылачак. Проектта психологлар һәм медицина персоналы катнаша.

Проект белән тулырак монда танышырга була. 

Сишәмбе, 30 октябрь 2018, 08:00