Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шатлык» яшьләр үзәгендә Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган «Батырлык дәресе» танып белү-патриотик программасы узды. Түбән Кама милли гвардиясе гаскәрләре Идел буе округы 5561 хәрби частенең махсус моторизацияләнгән батальон хәрбиләре автокала студентларына милли гвардия гаскәрләренең тарихы һәм хәрби уку йортында уку үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Шулай ук Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте турында фильм да күрсәтелде. Яшьләр үзәге фойесында экипировка элементлары, хезмәтнең махсус чаралары күргәзмәсе, Түбән Кама шәһәре махсус моторизацияләнгән батальоны хәрби-көрәш эшчәнлегенә багышланган фотоэкспозиция оештырылды.

Сишәмбе, 23 октябрь 2018, 14:53