Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 һәм 9 ноябрьдә Яр Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы узачак. Ул Татарстан Республикасы президентының «2016-2018 елларда Яр Чаллы шәһәрендә милли сәясәт муниципаль программасын тормышка ашыру» указын гамәлгә ашыру кысаларында үтәчәк.

Форум кысаларында «Хореография», «Вокал», ТР атказанган артисты Энҗе Шиһапова белән «Театр серләре», ТР КВН татар лигасы вице-чемпионы, Татар Стand-Up резиденты Владислав Шунский, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты, блоггер Радис Гарипов «татар юмор» юнәлешләре буенча мастер-класслар, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов белән очрашу көтелә.

Форум татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, яшьләр арасында татар телен популярлаштыру һәм аны үстерү өчен үткәрелә. Форумда катнашу өчен гаризалар 6 ноябрьгә кадәр әлеге электрон адреска кабул ителә: mizgel1919@mail.ru.

Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/myzgel.

Чәршәмбе, 7 ноябрь 2018, 09:48