Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дөнья тирәли сәяхәт кылган Мәскәү режиссеры һәм сәяхәтче, Рус география җәмгыяте әгъзасы, күп кенә экспедицияләрдә катнашучы Леонид Круглов Чаллыда «Бөек Төньяк юлы» кинопроектын тәкъдим итәчәк. Документаль фильмның презентациясе аның Чаллыга визиты кысаларында 10 ноябрьдә узачак.

Икенче көнне, 11 ноябрьдә Бөтенроссия география диктанты кысаларында Леонид Круглов 26 нчы гимназиядә викторина үткәрәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, диктант быел 19 мәйданчыкта оештырылачак. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен сынау узачак мәктәпкә килергә кирәк. Белем бирү учреждениеләре исемлеген биредә карарга мөмкин.

Леонид Круглов 20 ел буе экспедиция эше алып барган: җир шарының кыен урыннарына 55 экспедиция ясаган, шул исәптән Папуа-Яңа Гвинея, Амазония, Тибет, Эфиопия, Таймыр, Ерак Көнчыгышка. Ул Россия Фәннәр академиясе Этнология һәм антропология институтының «Бөтен дөнья белән диалог» проекты җитәкчесе булып тора.


Җомга, 9 ноябрь 2018, 10:10