Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Кунаклар» социаль-белем бирү проекты кысаларында тагын бер очрашу узды. Проектның кунагы - «Ключ» яшьләр театрының сәнгать җитәкчесе, режиссеры, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Софья Федекина. Иҗади яшьләр белән очрашуда ул үзе, эшчәнлеге, театр осталыгының нечкәлекләре турында сөйләде һәм аудиториянең иң кыю сорауларына җавап бирде. Кичә җылы атмосферада узды, шуңа чарада катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәт урнашты.

«Кунаклар» социаль-белем бирү проекты «ачык диалог» форматында уза. Проектның төп максаты – Чаллы яшьләренең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын үстерү һәм камилләштерү өчен кирәкле шартлар тудыру.

Киләсе очрашу 1 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә узачак.

Чәршәмбе, 24 октябрь 2018, 15:48