Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Козлова Людмила Федоровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов котлады.

Людмила Федоровна ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Менделеевскның химия заводында лаборант булып эшли. 1948 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Козлов Иван Ивановичка кияүгә чыга. 1949 елда зоология техникумы тәмамлый. 1970 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы ашханә һәм рестораннар трестында директор булып эшли. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. 

Козлова Людмила Федоровна Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 24 октябрь 2018, 16:09