Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31 октябрь көнне 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда гражданнарга «Балалар мәсьәләсе» исеме астында хокукый ярдәм көне узачак. Аны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина,Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова белән берлектә үткәрәчәк.

Хокукый ярдәм көне Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү максаты белән үткәрелә. Чаллылылар бала хокукларын тормышка ашыру, рәхимсез мөгамәләдән яклау, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге, баланы мәгариф һәм социаль тәэмин итү, аның торак, башка милек хокукларын саклау һәм башка мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак.

Шәһәрнең 1нче балалар һәм яшьләр иҗат сарае Чәчәкләр (Цветочный) бульвары, 16 нчы йорт адресы буенча урнашкан. Телефон: 8(8552) 56-91-15. Кабул итүгә язылу таләп ителми.

Сишәмбе, 30 октябрь 2018, 16:42