Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда санитар-экологик айлык кысаларында шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә.

«Горзеленхоз» ААҖ һәм «Горкоммунхоз» МУП хезмәткәрләре Техническая урамында 60 нарат һәм карагач, шулай ук Хәсән Туфан проспектыннан Беляев проспектына кадәр 40 агач утырттылар. «ПАД» хезмәткәрләре тарафыннан Карьерная урамы буенча 56 агач утыртылды. «Челны-холод» ААҖ хезмәткәрләре 1 комплекс ягыннан Вахитов проспекты территориясен чистартуда катнашты. Башкарма комитет, «ДСГИ» МУП, Үзәк һәм Автозавод районнары администрациясе хезмәткәрләре Тынычлык проспектыннан алып Автозавод һәм Беляев проспектларын яфрактан чистарттылар. Комсомол районы коллективы Заречной  урамын чүп-чардан арындыруда катнашты.

Бу чарага 350 оешмадан барлыгы 4400 кеше җәлеп ителде. Шәһәр территориясенең 180 гектары коелган яфрактан һәм чүп-чардан чистартылды, 260 куб м. үсемлек һәм көнкүреш калдыклары чыгарылды, 210 агач утыртылды.

Чәршәмбе, 24 октябрь 2018, 16:47