Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31 октябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Комсомол минем язмышымда» интеллектуаль уены узачак. Анда Комсомол хәрәкәте ветераннары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша. Чараны «Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» халыкара клублар ассоциациясенә керүче «Интеллект» клубы җитәкчесе Рәзилә Кузнецова уздырачак.

 2018 елның 29 октябрендә Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге оешуга 100 ел тула. Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге күптән яшәүдән туктаса да, чаллылыларның күбесе хәрәкәт активлыгы чоры турында әле дә искә ала.

Сишәмбе, 30 октябрь 2018, 16:46