Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Чаллының 63 гаиләсе сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Чакырылган ата-аналарны ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда ана капиталына 39 меңнән артык сертификат бирелгән, 32 мең гаилә 12,2 миллиард сумнан артык акча белән файдаланган.

 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады – бу 2021 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы программасына керү мөмкинлеген озайту, аны мәктәпкәчә белем алуга юнәлдергәндә өч еллык мораторийны бетерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туачак гаиләгә ана капиталы акчаларын ай саен алу мөмкинлеге бирү.

Ана капиталы сертификатын алу чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 25 октябрь 2018, 08:19