Автокаланың Тантаналар сараенда "Ир белән хатын мәктәбендә” яңа дәресләр циклы башланды. Дәресләр һәр сишәмбе 18:30да узачак. Гаилә психологлары алып барган дәресләргә яшь парлар чакырыла. Белгечләр гаилә парларын яңача аралашу һәм конфликтларны хәл итү күнекмәләренә өйрәтәчәкләр. Дәресләргә барлык теләүчеләр килә ала. Мәҗбүри шарт – парың белән килү. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпнең төп бурычлары - гаиләне ныгыту, андагы мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуына йогынты ясау, низаглы хәлләрне җиңеп чыгуда ярдәм итү.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 10:05