Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Ел студенты-2018» шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар «Нур» яшьләр үзәгендә 7 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Быел конкурс 15 номинация буенча узачак. Традиция буенча аны шәһәр студентлар советы, «Нур» яшьләр үзәге, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәме белән үткәрә.

Ул «Ел спортчысы», «Ел интеллекты», «Ел җәмәгатьчесе» «Ел журналисты», «Елның иҗади шәхесе», «Елның студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары»,  «Елның студентлар иҗат коллективы» «Югары һәм махсус урта белем бирү уку йортлары студентлар иҗтимагый оешмасы», «Тулай торактагы студентлар үзидарәсе органы», «Студентлар хезмәт отряды», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Ел волонтеры», «Елның чит ил студенты», «Ел студенты Гран-прие» номинацияләре буенча узачак.

Югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары, шулай ук шәһәр студентлары 7 ноябрьгә кадәр «Нур» яшьләр үзәгендә, шәһәр студентлар советы кабинетына гаризалар бирә алалар. Аннары конкурс экспертлары 10 ноябрьгә кадәр портфолиоларны бәяләячәк, ә 14-15 ноябрьдә «Иҗади үз-үзеңне тәкъдим итү» туры узачак.

Гариза конкурс шартларында язылганча берничә документ һәм портфолиодан гыйбарәт. Шәһәр этабында җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк һәм республика этабына катнашу өчен җибәреләчәк. Премия турында нигезнамә Шәһәр студентлар Советының «ВКонтакте» төркемендә https://vk.com/gsschelny һәм «Нур» яшьләр үзәге төркемендә https://vk.com/mcnur басылып чыкты.

Шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар оештыру комитетыннан һәм премиянең партнерларыннан дипломнар һәм призлар алачак, ә «Ел студенты Гран-при» номинациясендә җиңүче Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның 33 мең сум күләмендәге исемле стипендиясе белән бүләкләнәчәк.

 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чаллылылар ел саен башта шәһәр, аннары «Ел студенты» конкурсының республика этабында да актив катнаша. 

Сишәмбе, 6 ноябрь 2018, 12:46