Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЗАГС идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта борынгы исемнәр еш теркәлә. Ата-аналар гарәп, яһүд, грек һәм Борынгы Русь чорларындагы исемнәрне сайлыйлар. Шәһәрдә Святозар, Савва, Евдоким, Добрыня, Прохор, Фадей, Матрена, Мираслав, Серафим, Пелагея, Устина кебек иске савян исемнәренә мода артты. Быел шулай ук балаларны борынгы исемнәр белән теркәделәр: Хәдичә, Чыңгыз, Мостафа, Хәмзә, Идрис, Гайшә, Сөембикә, Яхъя, Мөхәммәт, Рахман.

Раил һәм Гүзәл Якуповлар гаиләсендә икенче бала туды. Ата-ана кызларын Мәрьям исеме белән атадылар. Мәрьям исеменең килеп чыгышы гарәп тамырларына барып тоташа, аның мәгънәсе «Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүче» дигәнне аңлата.

Илнар һәм Лилия Галиевлар кызларына Зәйнәб дип кушалар. Бу гарәп  исеме, «зейна» сүзенең мәгънәсе «яктылык», «матурлык», «бизәү» дигәнне аңлата.

Пәнҗешәмбе, 25 октябрь 2018, 11:47