Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре «Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру буенча яшьләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлек. Социаль-куркыныч авыруларны кисәтү» дигән темага семинар уздырды. Анда социаль педагоглар, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары педагоглары һәм психологлары, яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре катнашты.

Семинар барышында «Яр Чаллы тире-венерология диспансеры» табибы Суфия Закирова чыгыш ясады, җенси юл белән йога торган авыруларны профилактикалау нигезләре, хәзерге шартларда авыруларның үзенчәлекләре, яшьләрнең репродуктив сәламәтлеген саклауның мөһимлеге турында сөйләде. «Системалы карарлар үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма вәкиле Максим Новгородов семинарда катнашучылар белән ВИЧ һәм СПИД йоктыру, таралуның төп юллары, әлеге авыруның үзенчәлекләре, аннан саклану чаралары турында әңгәмә оештырды.

Чара ахырында «Орион» яшьләр үзәге белгечләре Елена Гагинская һәм Елена Ананина семинарда катнашучыларга «Яшь гаиләләр үзәге»  эшчәнлеге программасын тәкъдир иттеләр.

Пәнҗешәмбе, 25 октябрь 2018, 16:58