Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстанда «Перезагрузка 2.0» бизнес-форумы старт алды. Дөньяда иң зур форум-интенсив Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Синергия» бизнес мәктәбе белән берлектә үткәрелә. Чаллы ИТ-паркы Казаннан турыдан-туры трансляция алып барыла торган форумның бер мәйданчыгы булды.

ИТ-паркта эшмәкәрләр һәм студентларны Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин сәламләде. Форумны үткәрү өчен беренче мәйданчык Чаллы ИТ-паркы булды, дип билгеләп үтте ул.

«Медовик» кондитер челтәре җитәкчесе Эльвира Максимова барысын да, киң колачлы форумда катнашучылар булу мөмкинлеге белән котлады, шулай ук аларга чара спикерларыннан файдалы мәгълүмат алырга һәм аны киләчәктә кулланырга киңәш итте.

Форум интенсив укыту форматында бер көн дәвам итәчәк, анда Россия бизнесының иң уңышлы вәкилләре чыгыш ясаячак, алар үз эшләрен булдыру һәм үстерү өлкәсендә уникаль тәҗрибә белән уртаклашачак. Форум нон-стоп режимында узачак.

Җомга, 26 октябрь 2018, 10:47